«Әкиятләр дөнья буйлап сәяхәт итә» күргәзмә-викторинасы (6+)
18
Июль 2024
Пәнҗешәмбе
17 июль көнне 10 нчы санлы китапханә үзенең яшь китап сөюче дусларын Россиядә Бердәм фольклор көнен бәйрәм итәргә чакырды. Көн дәвамында китапханәдә «Дөнья буйлап әкиятләр сәяхәт итә» күргәзмә-викторинасы эшләде. Китапханәчеләр кызыклы әдәбият әзерләгән иде, күргәзмәдә төрле халык әкиятләре, шулай ук барыбыз да яраткан рус һәм чит ил язучыларының әкиятләре тәкъдим ителде. |