«Экология гаиләдә башлана» күргәзмә-викторина (6+)
5 июнь, Әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә, Үзәк балалар модель китапханәсенең кече яшьтәге балалар бүлегендә Бөтенроссия экологик викторинасы кысаларында «Экология гаиләдә башлана» дигән күргәзмә-викторина үткәрелде. Кызлар һәм малайлар безнең илдә табигатьне саклау буенча нинди чаралар уздырылуы турында белде һәм тере табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында үз фикерләре белән уртаклашты. Викторина сорауларына җавап бирер өчен, балалар матур иллюстарцияле китаплар күргәзмәсенә мөрәҗәгать итте. Һәр басмада сорау язылган кәгазь беркетелгән иде, ә җавапны шул ук китапта күрсәтелгән биттә табарга мөмкин булды. Укучылар бик теләп китапларны карады һәм катлаулы булмаган, әмма мөһим сорауларга җаваплар эзләде. Һәрберсе эзләнү эшчәнлеге алып барган өчен Бөтенроссия экологик викторинасында катинашучы дипломы алды. |