«Киштәдә – яңа китап» күргәзмәсе (16+)

Китапханәгә яңа әдәбият кайту – китапханәчеләр өчен дә, укучылар өчен дә һәрвакыт әһәмиятле вакыйга. Яңа китаплар ачылмаган сер кебек, аларны ачып карыйсы һәм якыннарың, дусларың һәм хәтта бөтен дөнья белән уртаклашасы килә. 

варавравр
киштәдә-яңа китап 1
киштәдә яңа китап 3
киштәдә яңа китап 4
киштәдә-яңа китап 2

30 дан артык китап – матур әдәбият һәм фәнни-популяр басмалар кайтты китапханәгә. Атна дәвамында китапханәнең укучылары һәм кунакларына китапханә фондындагы яңа китаплар тәкъдим ителде. «Киштәдә – яңа китап» күргәзмәсе әзерләнгән иде. Күргәзмә эше барышында китапханәчеләр укучылар игътибарына яңа китаплар һәм алар турында кыскача мәгълүматны тәкъдим итте. Укучылар яңа китаплар, яңа авторлар турында фикер алышты. Бу көнне һәркем үзенең күңеленә хуш килгән китапны сайлап алып, өенә алып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: