«Литературный Олимп лауреатов премии Габдуллы Тукая»=«Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары» күргәзмәсе (16+)

Бесплатно

23 апрельдән 30 апрельгә кадәр Үзәк балалар китапханәсендә бөек шагыйребезнең тууына 135 ел булуга багышланган «Литературный Олимп лауреатов премии Габдуллы Тукая»=«Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары» дигән тематик китап күргәзмәсе оештырылды. 

Габдулла Тукай хөрмәтенә аталган премия Татарстан Республикасы президенты тарафыннан илебез һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә. Күргәзмә дүрт бүлектән тора: «Созвездие татарской литературы»=«Татар әдәбияты йолдызлыгы»; «Родники культуры и исскуства»=«Мәдәният һәм сәнгать чишмәләре». Китапларда Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Илдар Юзиев, Хәсән Туфан, Бакый Урманче, Сара Садыйкова, Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов, Вахит Имамов кебек татар әдәбияты һәм сәнгатенең якты йолдызлары тәкъдим ителә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: