«Әхлак нигезе – матур гадәт» күргәзмәсе (0+)
Әхлак – ул тәрбияле булу, яхшы гадәтләр, үз-үзеңне җәмгыятьтә дөрес тота белү. Яхшы тәрбия алган кешеләр һәркөнне, һәр сәгатьтә һәм һәркайда әхлак кагыйдәләрен үтәргә тиеш. «Әхлак нигезе – матур гадәт» – 18-19 июльдә 12 нче санлы китапханәдә оештырылган күргәзмә менә шундый исем астында үтте, анда әхлак буенча 20 китап урнаштырылган иде. Күргәзмә белән танышып, укучылар төрле илләрдә әхлак кагыйдәләренең килеп чыгу тарихы турында белде, төп кагыйдәләрне искә төшерде: бер-берең белән дөрес итеп исәнләшү, үзеңне театрда, китапханәдә яки җәмәгать транспортында тоту, өстәлне дөрес итеп әзерләү, кайсы бәйрәмгә нинди бүләкләр бирү, эшкә урнашкач та, нәрсә эшләргә һ.б. Китапханәчеләр тарафыннан шулай ук «Тылсымлы сүз» викторинасы әзерләнгән иде.
|