Шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеенда Хәмзә Шәрипов, Евгений Прохоров, Людмила Дорженковская, Николай Кудрявцев, Сания Шәвәлиева, Хәмит Латыйпов кебек Чаллыда яшәүче РФ һәм ТР язучылар һәм рәссамнар берлекләре әгъзаларының күпкырлы иҗатын чагылдыручы күргәзмә эшли.
Вернисаж «Россия рәссамнары берлеге» Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге ярдәмендә уздырыла.
Күргәзмәдә шигъри юллар нигезендә башкарылган 20дән артык эш тәкъдим ителә. Бу шагыйрьләр тарафыннан агачта, керамикада яки киндердә ясалган сәнгать әсәрләрен күрү өчен гаҗәеп бер мөмкинлек.
Китапханәгә килүчеләр дулкынландыргыч һәм сокландыргыч рәсем, образлар һәм шигырьләр белән таныша алачак. Уникаль экспозиция танылган замандаш иҗат әһелләренең яңа якларын ачып сала.
Күргәзмә 30 июльгә кадәр дәвам итә. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|