«Китап укучы кешеләр урамы» күргәзмә-күзәтү (6+)

18 августта 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Яңа шәһәрнең 6 нчы комплексында яшәүчеләр өчен үткәрелгән ишегалды бәйрәменә кушылды һәм  «Китап укучы кешеләр урамы» дигән күргәзмә-күзәтү оештырды.

IMG_9393
IMG_9383
IMG_9388
IMG_9397
Китапхванә хезмәткәрләре китап алмашу зонасы, китапханә фонды һәм ул күрсәтә торган хезмәтләр турында сөйләде. Теләге булган һәркем эскәмиягә утыра һәм китаплар карый алды, ә балалар әдәби викторинада актив катнашты, табышмаклар чиште һәм үзләренә өйдә уку өчен китаплар сайлап алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: