«Бөек Җиңү салюты астында» күргәзмә-күзәтү (6+)
8
Май 2024
Чәршәмбе
8 майда, Җиңү көне алдыннан 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Җиңү көненә багышланган микрорайон бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм кунакларын Шәһәр Советы депутаты Әхәт Насыйх улы Галәветдинов һәм Җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Исаева Светлана Сергеевна котлады. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары үзләренең концерт номерлары белән тамашачыларны куандырды. |