«Җәй, кояш, йөзләгән фантазияләр»: күргәзмә-күзәтү (0+)
Җәй безгә җылылык, шатлык хисләре һәм яхшы кәеф бүләк итә. Бу – яраткан гаилә белән вакытны күңелле итеп уздыру чоры. 18 август көнне микрорайонның ишегалды мәйданчыгында «Гренада 4,5» җирле иҗтимагый үзидарәсе тарафыннан оештырылган ишегалды бәйрәме узды. Чара концерт программасы белән башланып китте, чыгыш ясаучылар үз иҗатлары белән микрорайонда яшәүчеләргә шатлык өләште. 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге әдәби мәйданчыкта чарага килүчеләргә «Җәй, кояш, йөзләгән фантазияләр» дигән күргәзмә-күзәтү, яшь китап сөючеләрнең кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим итте, иҗади мастер-класс оештырды. Бәйрәм кунаклары газета һәм журналларның яңа саннары белән танышты, ә мастер-класста кәгазь салфеткалардан матур һәм үзенчәлекле чәчәкләр ясады. Балалар гади салфеткаларны бик җиңел генә затлы роза, пион, канәфер һ.б. чәчәкләргә әверелдерергә мөмкин булуына инанды. Ишегалды бәйрәме халыкка онытылмас матур хис-кичерешләр, яхшы кәеф, шатлык һәм куанычлар бүләк итте. |