«Хыялымдагы шәһәр» күзәтү күргәзмәсе (12+)

Белешмә-мәгълүмат бүлеге һәм әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты тарафыннан оештырылган Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм беренче КамАЗ автомобиле чыгарылуга 50 ел булуга багышланган «Чулман буендагы шәһәр: тарих һәм заманчалык» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Кунаклар өчен китап басмалары күргәзмәләренә күзәтү тәкъдим ителде.

IMG_20260610_115259_100
IMG_20260611_143317_096
IMG_20260611_143753_508
IMG_20260611_143753_512
IMG_20260611_143753_520
IMG_20260611_150513_536
IMG_20260611_151132_701

Алар арасында – тарихчылар В. В. Ермаков, А. Г. Дубровский, Л. Полякова һәм башка авторларның туган шәһәр тарихын, аның барлыкка килү һәм үсешенең төп этапларын ачып салучы сирәк туган якны өйрәнү эшләре. Беренче төзүчеләрнең героик хезмәте турындагы әдәбият чарага килүчләрдә аеруча зур кызыксыну уятты – нәкъ менә аларның тырышлыгы белән Яр Чаллы заманча, матур һәм уңайлы шәһәргә әверелә. Күзәтү тантаналы вакыйга – беренче КАМАЗ автомобиле тууны сурәтләгән фотолар белән матур альбомнар, шигырьләр һәм мәкаләләр белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: