Бер укучы өчен күргәзмә (18+)

Укучылар үзләренә кызыклы китаплар сайлап алсын өчен, китапханәләр китап күргәзмәләре оештыра. Аларны, укучылар игътибарын җәлеп итсен өчен, матур, кызыклы итеп әзерлиләр. Андый күргәзмәләрне караганда, китап белән танышып кына калмыйсың, ә эстетик канәгатьлек тә аласың. Ә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм шул сәбәпле китапханәгә килә алмаучыларга нишләргә? 
Андый очракларда китапханәчеләребез оештырган махсус бер укучы өчен китап күргәзмәләре ярдәмгә килә. 

Күптән түгел китапханә хезмәткәрләре социаль хезмәткәр белән бергә бер укучы өчен махсус әзерләнгән «Ата-бабалар авазы йөрәктә мәңге сакланыр» дип аталган китап күргәзмәсе белән Сидоркин Юрий Ивановичның өендә булды. Аңа күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар, журналлар турында сөйләделәр. 

Поделиться: