«Минем калам – Яр Чаллы» күчмә китап күргәзмәсе-күзәтү (18+)

Ел саен июль азагында Г.Тукай исемендәге яр буенда «Ата йорты» исеме астында төп чаллылыларның традицион очрашуы уздырыла. Әлеге чарада шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Минем калам – Яр Чаллы» күчмә китап күргәзмәсе белән катнашты. 

5197333985406088061
5197333985406088062
5197333985406088063
5197333985406088065
Чарага килүчеләр ак каланың тарихы, мәдәни вакыйгалары, танылган кешеләре, сәнәгать казанышлары һәм үз төбәгенең табигый байлыклары турында китаплар белән танышты. Шулай ук «Чаллы җирендә» викторинасында катнаштылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: