«Әдәбият кочагында» фестивале. Икенче көн – «Рәхим ит, укучы!» китапханә прайм-таймы (0+)

27 май көнне шәһәр Үзәк китапханәсе шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунаклары өчен үз ишекләрен ачты. Китапханә прайм-таймы «Китап укучы гаилә, яки Без бергә чакта» уен программасы белән башланды. Яшь китап сөючеләрне һәм аларның әти-әниләрен яраткан мультфильм геройлары фиксиклар Симка һәм Нолик, күңелле бәйгеләр каршы алды. Балалар белән бергә әниләр һәм әбиләр дә ярышты. Катнашучыларга бик гади булмаган сынауларны үтәргә тәкъдим ителде. «Гаилә турында мәкаль һәм әйтемнәр» бәйгесе хикмәтле сүзләрне искә төшерергә ярдәм итте. «Әдәби геройлардан телеграммалар» бәйгесе вакытында кунаклар билгеле бер әйтелмәнең кайсы китап героеныкы икәнен белде. «Аңлатмалар» ярышында гаилә көнкүрешендә кулланыла торган әйберләрне танып белергә тәкъдим ителде. «Әкиятне таны» бәйгесендә катнашып, укыган китаплары буенча белемнәрен күрсәтә алдылар, ә «Әдәби викторина»да китап геройларының исем һәм фамилияләрен искә төшерделәр. «Җитез нәни пешекче» бәйгесендә ике минут эчендә токмачларны җепкә тезәргә, ә «Тизәйткечләр марафоны»нда – тиз һәм төгәл итеп тәкъдим ителгән катлаулы әйтелмәләрнең берсен әйтергә тиеш булдылар. Уен программасы «Иң музыкаль» дип аталган җыр бәйгесе белән тәмамланды. 

Китапханәнең иң нәни кунакларын әкият персонажлары – Китап Феясы, Белмәмеш һәм Китап Тузаны каршы алды. Яшь китап сөючеләр китапханә бүлекләре буйлап юл тотты, һәм һәр залда стеллажларда, картотекада, китап киштәләрендә, китаплар, журналлар, күргәзмәләр арасында үзләре укыган фольклор, шигърият һәм проза, автор һәм халык әкиятләре, риваятьләре, мәсәл һәм хикәяләр буенча сораулар, тестлар, кроссвордлардан торган яңадан-яңа мавыктыргыч биремнәр таптылар. 

80bc7ba4-722a-429e-b7b8-45c7f0c9d135
55548f90-9e65-4646-96b1-0a8441fdec2e
9e6b4093-4d2a-4d30-a9c5-4833f2bd090e
32439fc2-4c38-4cf3-8703-7fbb7743948e
b136bcf7-7ed1-4a90-ade7-415fd2a2d177

Китапханә холлында импровизацияләнгән уку залы урнашкан иде, анда күргәзмәдән китап алып, уңайлы итеп утырып укырга мөмкин булды. Ирекле микрофонда Чаллы шагыйрьләре, бардлар, автор башкаручылар Любовь Тимофеева, Равил Сәфиуллин, Мансур Сафин, Людмила Черникова, Валентина Харитонова, Равил Әхмәтҗанов һ.б. чыгыш ясады. Укучылар викторина вакытында күңелле ярыш, зирәклек, тапкырлык һәм хезмәттәшлек рухына кереп чумды. Алар матур әдәбият әсәрләрен, аларның авторларын һәм персонажларын таныды. Балаларда «Антонимнар белән шифрланган китап исемнәрен таны», «Өзек буенча әсәрне таны», «Шарж-портрет буенча язучыны таны» бәйгеләре аеруча зур кызыксыну уятты. Балалар өчен китап ремонтлау буенча мастер-класс үткәрелде.

d3c691e3-5608-4cc5-a87c-5095dc1adaa9
c9268e1e-7d2a-4209-9a6a-9b2288c92a81
839432ae-6f62-4a70-99c6-508e37c24e95
a571d290-7e67-42be-8409-d1dfda361ea1
ca4f6959-020c-4ef5-a628-ff3063fd9c22
018cb402-152b-4993-a08f-cf3c4a694e3e (1)

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театры артистлары белән очрашу бик кызыклы узды. Театрның яшь артистлары Алсу Гыйльманова, Руслан Әюпов һәм Марсель Мөсәвиров осталык серләре белән уртаклашты, театр эшчәнлегенең ничек башлануы һәм баруы, татар театры тарихындагы кызыклы хәлләрне сөйләделәр. Марсель Мөсәвиров тамашачыларны үзенең җырлары белән сокландырды, ә Руслан Әюпов һәм Алсу Гыйльмановалардан мастер-класс беркемне дә битараф калдырмады. Кунаклар актерларның иҗади һәм сәхнә арты тормышына кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. 

b7dce627-3068-473f-8026-695cce0979ea
9e6dcdc3-959a-44c3-bc2f-aac6c47d6319
731a5838-7282-4c7e-abe8-bdcdd5386bab

Сәнгать бүлеге балаларны яңа, популярлык казана баручы эксперимент – мейкерспейста катнашырга чакырды. Китапханә катнашучыларга катыргыдан һәм төсле кәгазьдән өч йорт моделе тәкъдим итте, ә балалар йортны татар бизәкләре белән бизәү буенча эксперимент ясады. Бу гореф-гадәтләрне заманча куллану, заманча бизәлеш булды. 

53039a95-405f-4707-8b6a-d3108cdee00c
92fc787f-a0ba-4aee-bd8c-ef11b730ea51
9498d16b-6564-425d-9e57-56f5c9979a1a

Комикс сөючеләр өчен комикс ясау буенча воркшоп мәйданчыгы эшләде, анда китап тапшыру тантанасы узды. Депутат Сөнгатуллин Таһир Зәйнулла улы китапханә укучыларына комикслар дөньясына кереп чуму мөмкинлеге бүләк итте! График вакыйгаларга битараф булмаганнар өчен язучы Анатолий Ухандеев һәм рәссам Элина Рататейка үз комиксларын булдыру буенча воркшоп уздырды! Катнашучылар ничек итеп үз персонажлары өчен берәр вакыйга уйлап табарга, аны укучыны мавыктыру өчен ничек башлап җибәрергә икәнен белде, шулай ук үз комикс-персонажыңны уйлап табып, аны ясау серләренә төшенде!

295e718d-7497-4132-a90d-10e8ccfa0313
7514aeaf-268e-42aa-8f7a-645b7cdb19b8
d8f1f1cc-961c-469f-9383-5658f0fc7a1d

«Күңел» радиосында узган әңгәмә бәйрәм тарихы, шәһәребез китапханәләре, хәзерге дөньяда китапның роле белән таныштырды, шулай ук аның кысаларында «Китап турында мәкальне дәвам ит» уены уздырылды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: