«Туган якның күренекле язучылары»: очрашу (18+)

Язучы белән очрашу – ул үз уй-хыялларын җанландырырга сәләтле, үз дөньясына алып кереп китә алучы кеше белән танышу өчен уникаль мөмкинлек. Аның фантазиясе безне моңсуланырга, шатланырга, фикерләргә, уйланырга мәҗбүр итә. 

Китапханәгә «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән килүчеләр  Чаллы язучылары белән иҗади очрашуда үзләре өчен күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды. 

писатели
bc516948-be51-430f-ad63-12da76f59d50
28ef253a-302e-4e9e-ad68-cab977c07200
cee1961a-92cb-4866-ba7a-1c2ba037cfbd
b8c5ecd1-64f7-4bcc-bca6-61ed5e69455f

Язучы, туган якны өйрәнүче, тәрҗемәче Мансур Сафин үзенең иҗади, гаҗәеп язмышы, әсәрләренең тууы, тәрҗемә эшчәнлеге, журналистлык һөнәре, хәрби хезмәткәр булуы турында сөйләде, үзенең Чаллы шәһәренә һәм КАМАЗга багышланган шигъри әсәрләрен укыды. 

Әнвәр Шәрипов – филология фәннәре докторы, профессор, академик, ТРның атказанган укытучысы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, татар әдәбияты өлкәсендә монографияләр һәм фәнни мәкаләләр авторы. Ул «Габдрәхим Утыз Имәни (1754-1834). Тормышы һәм иҗаты» дигән яңа монографиясен тәкъдим итте. Әнвәр Мәгъдәнур улы галим шагыйрь, дин әһеле һәм мәгърифәтче Габдрәхим Утыз Имәнинең иҗаты белән таныштырды. Аның башкаруында танылган шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. 

Бу очрашу катнашучыларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды һәм язучылар белән шәхсән аралашырга, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирергә мөмкинлек бирде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: