«Яшьлегебез шәһәре…» өлкән буын укучылар өчен очрашу-искә алу (18+)

24 нче санлы китапханәдә Яр Чаллыга нигез салыну һәм КАМАЗ төзелеше тарихына багышланган «Яшьлегебез шәһәре…» дигән исем астында өлкән буын укучылар өчен очрашу-искә алу узды.

24ф. (3)
24ф. (2)
24ф.

Кунаклар Кама буендагы зур булмаган шәһәрнең ничек итеп эре сәнәгать үзәгенә әйләнүен, завод белән бергә яңа микрорайоннар үсүе, мәктәпләр, хастаханәләр, мәдәният йортлары һәм яшь шәһәрнең урамнары барлыкка килүен искә төшерде. Очрашуда катнашучылар үзләренең Яр Чаллыга күчеп килүе турында сөйләде: кемдер билгеләү буенча килгән, кемдер – туганнары артыннан, ә кемдер аңлы рәвештә төзелеш башланган бу шәһәрне сайлаган. Аннан соң укучылар Яр Чаллы һәм КАМАЗ тарихына багышланган викторинада катнашты, шәһәр белән бәйле әһәмиятле дата, вакыйга һәм кешеләр турында сорауларга җавап бирде. Очрашу азагында кунаклар архив һәм гаилә фотоларын карады, алар тагын бер кат үткәннәргә кагылырга, таныш урыннарны искә төшерергә һәм кичерешләр белән уртаклашырга ярдәм итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: