«Прометей» клубында очрашу (18+)

8 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсенең «Прометей» клубында чираттагы очрашу оештырылды. Клуб кунаклары Сергей Гладышевның «Борьба бульдогов под ковром. Секреты влияния на людей» китабы буенча әңгәмә корды.

112
Vf2nxCZXH1Y
XI3W8lI_ZUI

Әлеге китап авторы, белгеч-психолог, чынлыкта, һөҗүм итәр өчен дә, үзеңне яклау өчен дә теләсә кайсы хәлдә кулланырга мөмкин булган психологик көрәш ысуллары энциклопедиясе булдырган. Китап артык көч, вакыт һәм чаралар кулланмыйча җиңәргә, үз максатларыңа ирешергә һәм тормышны тагын да яхшырак итәргә өйрәтә.
Клубта катнашучылар тормышның төрле өлкәләреннән – эшлекле һәм гаилә мөнәсәбәтләре тәҗрибәсеннән, спорт, сәясәттән автор китергән мисалларны карады, һәм тормышта әлеге ысулларны куллану мөмкинлеге турында фикер алышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: