«Талант белән күрешү» очрашу (12+)

Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге «Сәламәтлек» клубы кысаларында ТРның атказанган балалар табибы Александр Николаевич Зотов белән очрашу үткәрде. Чарада катнашучылар кунакның биографиясе белән танышты һәм  Александр Николаевичның бик күпкырлы шәхес булуы турында белде. Төп, медицина эшчәнлегеннән кала ул музыка, спорт белән дә шөгыльләнә, актив тормыш рәвеше алып бара, походларга йөри, кызыксынулар буенча түгәрәкләр үткәрә.  Александр Николаевич үзенең сәламәтлеге һәм күтәренке рухы серләре белән уртаклашты: бу – күп хәрәкәтләнү, дөрес туклану һәм дөньяга уңай караш булу. 

Поделиться: