«Упкынга атлауга – юк!» белгеч-нарколог белән очрашу (12+)

Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатында 12 мартта 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен  Халыкара наркоманлыкка каршы көрәш көненә багышланган «Упкынга атлауга – юк!» исеме астында белгеч-нарколог Рогожников С. В. белән очрашу» уздырды. 
Сергей Валентинович аңлаешлы итеп яшүсмерләргә төрле психоактив матдәләрне куллануның авыр нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде, сәламәтлекнең төп тормыш кыйммәтләренең берсе булуына басым ясады, ә аны саклау һәм ныгытуның, беренче чиратта, кешенең үз буруычы булуын билгеләп үтте. Әңгәмә барышында ул табибларның балалар, яшүсмерләр гомерен саклап калу өчен көрәшүе турында үз тәҗрибәсеннән күпсанлы мисаллар китерде, һәм балаларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды. Китапханәче балаларга наркотикларга каршы юнәлештәге һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы социаль ролик күрсәтте.
Үткәрелгән очрашу укучыларга зарарлы гадәтләрнең нинңи нәтиҗәләргә илтүе турында күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында күп яңа белемнәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга төгәл профессиональ җаваплар алды. 
Әңгәмә азагында китапханәче яшүсмерләргә кешегә гомернең бер генә бирелүе, һәм аның сәламәт, кызыклы һәм озын булырга тиешлеге турында искә төшерде. 

Поделиться: