«Үз-үзеңнән киләчәкне тартып алма!» белгеч-нарколог белән очрашу (12+)

С әламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан, 4 март көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Үз-үзеңнән киләчәкне тартып алма!» исеме астында белгеч-нарколог белән очрашу уздырды.
Сергей Валентинович аңлаешлы итеп яшүсмерләргә төрле психоактив матдәләрне куллануның аянычлы нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде, сәламәтлекнең иң төп тормыш кыйммәтләреннән берсе булуын, ә аны саклау һәм ныгыту, беренче чиратта, һәр кешенең бурычы икәнлеген ассызыклады. Әңгәмә барышында ул үз тәҗрибәсеннән чыгып, табибларның балалар, яшүсмерләр тормышын саклап калу өчен көрәшүенә бик күп мисаллар китерде һәм катнашучыларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды. Китапханәче балаларга наркотикларга каршы юнәлештәге һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы социаль ролик күрсәтте. 

лгалшаа
1709534257592
1709538280284

Үткәрелгән очрашу укучыларга никотин, алкоголь, наркотикларның зыяны һәм зарарлы гадәтләрнең нинди коточкыч нәтиҗәләргә илтүе турында тагын да күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында яңа белемнәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга профессиональ җаваплар алды. Материалны ныгыту өчен китапханәче «Дөресме, әллә ялганмы?» уены үткәрде. 

Әңгәмә азагында китапханәче яшүсмерләргә гомернең кешегә бер тапкыр гына бирелүе, һәм аның сәламәт, кызыклы һәм озын булырга тиешлеге турында искә төшерде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: