«Үзең сайла» «Россия эше» Кадрлар үзәге белгече белән очрашу (12+)

18 апрель көнне 15 нче санлы китапханә «Россия эше» Кадрлар үзәге белгече белән очрашу оештырды. Чарага карьера үсеше, һөнәри күнекмәләрне үстерү буенча бүлекнең әйдәп баручы проф. консультанты Г.Ә.Сяфукова чакырылды.  
Гөлнара Әхмәтгалим кызы балаларны һөнәрләрнең типлары һәм төрле характеристикалары белән таныштырды; үз эшеңдә профессионалга әйләнү өчен тормыш юлында озата баручы һөнәрне ничек сайларга һәм аны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтте. 
Очрашу барышында китапханәче китапханә эше белгеченең нинди белем-күнекмәләре булырга тиешлеге, хәзерге заман китапханәчесенең эше нәрсәдән торуын сөйләде.  Шулай ук яшүсмерләр әлеге кызыклы эшчәнлек өлкәсенең төрледән-төрле аспектлары һәм тиешле белем алырга мөмкин булган уку йортлары турында белде. Балалар «Һөнәрне таны», «Хәрефкә туры килүче һөнәр исеме», «Блиц-сораштыру» дигән бәйге һәм викториналарда актив катнашып, рус классикларының әсәрләрен һәм әдәби геройлар белән бәйле һөнәрләрне искә төшерә алды.  
Чара азагында җир йөзендә һөнәрләр бик күп һәм төрле, аларның һәрберсе кирәкле һәм әһәмиятле, әмма үзеңнең күңелеңә хуш килгәнен сайлап алу мөһим дигән нәтиҗә ясалды. 

Поделиться: