Мәшгульлек үзәге белгече белән очрашу (12+)

Тормышта үз урыныңны, хезмәт шатлыгын һәм кызыклы һөнәрне ничек табарга? 15 нче санлы китапханә хезмәткәрләре урта мәктәп яшендәге балалар өчен Мәшгульлек үзәге белгече белән очрашу уздырды. Чарага Чаллы шәһәре «Россия эше» кадрлар үзәгенең карьера үсеше, эшкә урнашуга булышлык итү һәм һөнәри күнекмәләрне үстерү буенча бүлегенең әйдәп баручы һөнәри консультанты Сәфукова Г.Ә. чакырылды.

IMG-20210414-WA0003
IMG_20210414_130535
IMG-20210414-WA0013

Гөлнара Әхмәтгалим кызы шәһәребездә җәен эшкә урнашу мөмкинлеге, һөнәрләрнең төрләре, теге яки бу өлкәдә белгечләргә карата таләпләр һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр турында сөйләде. Үзәк хезмәткәре һөнәр сайлауның әһәмияте, аның һәр яшь кеше алдында торган җитди адымнарның берсе булуы турында балалар белән әңгәмә алып барды. 
Очрашу барышында китапханәче укучыларны «китапханәче» һөнәре белән таныштырды: аның эше нидән тора, ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш һәм хәзерге заман китапханәчесе нинди булырга тиеш. Китапханәче дөньядагы иң сирәк һөнәрләр исемлеге белән таныштырды һәм төрле өлкәләр өчен белгечләр әзерләүче уку йортларын тәкъдим итте. Чара вакытында яшүсмерләр китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.  
Балалар «Тасвирлама буенча бел», «Бар һөнәрләр дә кирәк һәм мөһим», «Төрле сораулар» викториналарында актив катнашты, бу чаралар рус классикларының әсәрләрен һәм әдәби геройлар белән бәйле һөнәрләрне искә төшерергә ярдәм итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: