«Шәҗәрәдә – халкым тарихы» (12+)

19 нчы октябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе уртача яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Шәҗәрәдә – халкым тарихы» дигән чара үткәрде. Китапханәче электрон презентация ярдәмендә татар шәҗәрәләре тарихы турында сөйләде. Татар шәҗәрәләре, нәсел тарихы булу белән бергә, милләтебезнең юридик документлары булып та саналган. Аларга карап заманында Россия хөкүмәте дә татар биләре, тарханнары һәм морзаларының милеккә хокукларын таныган. Соңрак шәҗәрәләр фән кешеләрен – тарихчыларны кызыксындыра башлаган. И. Хәлфин, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Р. Фәхреддин һәм башка галимнәр аларны махсус өйрәнгәннәр. Әлеге чарага төбәк тарихын өйрәнүче журналист Дамир Шәйхетдинов чакырылган иде. Ул шәҗәрәләрне фәнни юнәлешкә, тарих фәне тармагына әйләндерүче галим – Марсель Әхмәтҗанов  китаплары белән таныштырды. Соңыннан укучыларга шәҗәрә төзү серләрен аңлатты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналганлыгы турында, нәселне белү ул әле – бабаларыңа, телеңә хөрмәт икәнлеген сөйләде.

Поделиться: