«Рухи сәламәтлек һәм шәхес экологиясе» табиб белән очрашу (18+)

12 нче санлы китапханәдә табиб – югары категорияле терапевт Федорова Алла Ивановна белән очрашу үтте. Алла Ивановна «Рухи сәламәтлек һәм шәхес экологиясе» дигән темага лекция белән чыгыш ясады. Ул катнашучыларга аутоген күнегүләрнең сәламәтлекне ныгытырга, тәннең гармонияле эшчәнлеген тәэмин итәргә, куркуны җиңәргә, борчылуларны киметергә, хисләрне контрольдә тотарга өйрәнергә, эчке ресурсны һәм эшкә сәләтлелекне арттырырга мөмкинлек бирүе турында җентекләп сөйләде.                                

епортп
встреча с врачом 1
встреча с врачом
встреча с врачом 2
встреча с врачом4
встреча
                                                         

Очрашу азагында залда организмның халәтен яхшыртуга, ял һәм эшкә сәләтлелекне тоюга  юнәлдерелгән аутотренинг сеансы үткәрелде. Барлык катнашучылар канәгать калды һәм мондый очрашуларны даими рәвештә оештырырга дигән теләк белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: