«Алар үз бурычын үтәде» әфганчы-сугышчылар белән очрашу (12+)

12 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне һәм сугышчы-интернационалистларны искә алу көне алдыннан 15 нче санлы китапханә «Алар үз бурычын үтәде» дигән исем астында әфганчы-сугышчылар белән очрашу уздырды.
Очрашу башында катнашучылар «игълан ителмәгән сугыш» тарихына кереп чумды. Алар совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре, совет һәм Әфганстан хөкүмәте гаскәрләренең бергә сугыш хәрәкәтләре алып баруы, совет сугышчыларының батырлыгы һәм кыюлыгы турында белде. 
Аннан соң балалар алдында Әфганстан сугышында катнашкан Фәрит Алмас улы Галәветдинов һәм Раиф Рәкыйп улы Солтановлар чыгыш ясады.

IMG-20260212-WA0003
IMG-20260212-WA0005

Үз чыгышларында кунаклар сугышчан көрәш тәҗрибәсе; Ватаннан читтә үз бурычларын үтәгән солдатларыбызның батырлыклары һәм геройлыгы турында сөйләде. Яшьләр Әфганстан халкының безнең солдатларга нинди мөнәсәбәттә булуы; кунакларның хезмәт вакытында хәрби дәрәҗәсе нинди булуы; якыннарының аларның кайда булуы турында белгәнме-юкмы икәнлеге һ.б. лар турында белде. Балалар бик игътибар белән сугышны кичкән, яшь солдатлар өлешенә тигән сынаулар һәм авырлыклар өчен ихластан борчылган сугышчы-интернационалистларның чыгышларын тыңлады. Якташларның хатирәләренә беркем дә битараф калмады. Җыелучылар җир йөзендә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә үз гомерләрен биргәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алды. 

Чара барышында студентлар очрашу кунаклары алып килгән хәрби атрибутика белән таныша алды. Очрашу барышында яшьләргә «Пароль «Әфганстан» һәм «Чаллы. Әфган» видеоөзекләре күрсәтелде.
Китапханәче кунакларга эчтәлекле чыгышлары һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Бу очрашу дөньяның төрле почмакларында «кайнар нокта»ларда көрәшкән россия сугышчы-интернационалистларына, офицерларга һәм солдатларга хөрмәт хисен белдерү булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: