Әфган сугышы ветераннары белән очрашу

DSC01180
DSC01187
DSC01200
DSC01209

Әфганстан сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү йөзеннән 17 февраль көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Әфган сугышы ветераннары, Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Якупов Айбулат Мөнир улы, аның хәрби дусты Әхмәтҗанов Равил Әхәт улы һәм “Гиндукуш” хәрби дан музей директоры Гарипова Резидә Равис кызы белән очрашу оештырды.

Ни өчен Әфган җиренә совет сугышчыларын кертәләр һәм бу чорда нәрсәләр булган соң? Бу сорауларга җавапны килгән кунаклар бирде. Китапханәчеләр китап күргәзмәсе һәм музей экспонатларына күзәтү ясадылар. Очрашуда катнашучылар кичәне оештыручыларга рәхмәт белдерде, дөньялар имин, тыныч булсын иде дип теләделәр. Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган чара укучылар өчен чын тормыш дәресе булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: