СТВ-МЕДИА холдингы хезмәткәрләре белән очрашу (12+)
27 февральдә шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре РЕН ТВ-Чаллы һәм 5 нче канал/СТВ баш редакторы Алсу Дәлифовна Вәлиева белән очрашу уздырды. Чара башында алып баручы «Һөнәрләр дөньясында» («Мир в радуге профессий») һөнәри ориентация программасы буенча төрле һөнәр ияләре белән очрашулар циклының дәвам итүе турында белдерде. Ул өлкән сыйныф укучыларына, хәзерге заманда актуаль һәм кирәкле һөнәр буларак, журналист эше турында сөйләде. Чараның кунагы катнашучылар игътибарына СТВ-МЕДИА холдингына караучы телевидение каналлары һәм радиостанцияләр турындагы медиафайлларны тәкъдим итте. Алсу Вәлиева үсеп килүче буынны әлеге һөнәрнең үзенчәлекле яклары белән таныштырып, журналист булу өчен нинди белемгә ия булырга, кайда укырга була, аларга хас сыйфатлар, эш процессындагы кызыклы мизгелләр, сюжетлар хакында чын күңелдән яратып сөйләде. Чара азагында алып баручы кунак белән блиц-интервью үткәрде.
|