Равил Әхмәтҗанов белән очрашу (18+)

Язучы белән очрашу – ул мавыктыргыч тәҗрибә, иҗади һөнәр турында күбрәк мәгълүмат алу, һәм шулай ук кызыклы фикер алышуда катнашу мөмкинлеге. 

встреча
Bi7Beqnu9Ak
f4wc0IqgKws
IBGcF_uli7Y

17 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда гаҗәеп җылы рухта шагыйрь, өч китап авторы Равил Әхмәтҗанов белән очрашу узды. Чарага җыелганнар зур кызыксыну һәм игътибар белән Равил Мохтар улының үз тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгәнне һәм лирик фәлсәфә шигырьләрен укыганны тыңлады. Авторның иҗатында алар үз хис-кичерешләрен тапты. Шагыйрьнең пародияләре исә аерым бер кызыксыну тудырды.

Тыңлаучылар Равил Мохтар улына яңа иҗади уңышлар, иҗатын сөючеләрнең тагын да артуын һәм укучылары аны хөрмәт итүләрен теләде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: