«Тылсымлы шигърият дөньясы»: шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу (6+)
16 декабрьдә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең актлар залында Чаллы шәһәренең танылган шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова белән «Тылсымлы шигърият дөньясы» дип исемләнгән очрашу узды. Кичәдә шагыйрә үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, шигъри җыентыклары белән таныштырды, кызыклы хатирәләре, шигырь язу серләре белән уртаклашты, үзенең яңа язган шигырьләрен укыды. Балалар исә сәнгатьле итеп Әлфия Ситдыйкованың шигырьләрен яттан сөйләделәр, сәхнәләштерделәр, язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Кичәдә шагыйрәнең сүзләренә язылган җырлар да яңгырады.
|