Чаллы  шагыйрьләре Айрат Суфиянов һәм Сирень Якупова белән очрашу (16+)

31 нче март көнне 12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре Чаллы педагогия көллияте студентлары өчен шәһәребездә яшәп иҗат итүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Айрат Суфиянов һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, шагыйрә Сирень Якупова  белән очрашу оештырдылар.

2
6
5
1
4
3

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларыбыз  туган җиребездә туып үскән каләм әһелләренең иҗатын белергә омтыла.

«Кәрван-кәрван сагыш йөрткән  йөрәк… » дип исемләнгән әдәби кичәдә ике каләм остасы студентларга үзләренең иҗади юлларын, беренче иҗат җимешләренең ничек дөньяга килүләрен мавыктыргыч итеп сөйләп үттеләр, кызыклы хатирәләре, шигырь язу серләре белән бүлештеләр, фәлсәфи һәм тормышчан шигырьләрен укыдылар. Шагыйрьләр тарафыннан укылган шигырьләр залны уйландырды. Укучылар кичә барышында шагыйрьләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кичәдә шагыйрь Айрат Суфиянов сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Шагыйрьләргә бүләк итеп рус кызы Анна  Ботякова татар телендә «Дуслык» исемле җыр башкарды.

Һәр очрашу шагыйрь өчен дә, укучы өчен дә үзенә күрә зур бәйрәм. Бу очрашу да  укытучылар һәм студентлар күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: