Азнакай язучылары бездә кунакта

DSCN13158 декабрь көнне М.Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә Азнакай шәһәреннән килгән язучылар белән очрашу узды.Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә Азнакай кунаклары – танылган әдип, шагыйрь Илдус Гыйләҗев, Маhсель Гарипов (Мирсәй Гариф), Азнакай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Муртазина катнаштылар. Алар, зур горурлану белән, Азнакай төбәге турында әзерләнгән китаплар белән таныштырдылар.

Очрашуга килүчеләр, шагыйрь, Татарстан язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләге иясе Илдус Гыйләҗевның милләт язмышы , туган җир, мәхәббәт һәм яшәеш турында ихлас хисләр белән язылган  шигырләрен тыңлап сокландылар.

Чаллы шәһәрендәге әдәби тормыш турында Чаллы язучылар оешмасы рәисе, язучы Факил Сафинның чыгышы аеруча кызыксыну белән кабул ителде.“Мәйдан” журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов алга таба уртак иҗади проектлар өстендә эшләү мөмкинлекләрен ассызыклады.

Әдәбият елы кысаларында,  Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының татар язучыларының иҗатын халыкка җиткерү юнәлешендәге эш тәҗрибәсе белән китапханәнең методик эшләр бүлеге җитәкчесе Венера Бәдретдинова бүлеште.

Язучыларыбыз Данис Хәйруллин, Әлфия Ситдикова, Сирень Якуповалар үзләренең  иҗатлары белән таныштырдылар. Йөздән артык фәнни хезмәтләр авторы, профессор Ягъфәр Гариповның татар теле турындагы фикерләре  бу очрашуга килгән һәркемнең күңелендә урын алганадыр, мөгаен.

Әдәбият, шигърият  турындагы гамьле сөйләшүдә катнашкан һәркем бу очрашудан канәгать булып, киләчәктә үзара очрашулар, дуслык җепләре тагын да ныгыр дигән уй-фикерләр белән таралышты.

Поделиться: