Юбиляр язучы Факил Сафин белән очрашу (6+)

17 гыйнварда 13 нче санлы китапханә тарафыннан уздырылган, танылган прозаик, шагыйрь, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Сафинның «Гомерләрне хак сүзгә сал да син…» дип аталган әдәби кичәсе актлар залын тутырып тамашачы җыйды.

dav
dav
dav
dav
rhdr
dav
dav

А.Алиш, А.Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Халыкара премияләр иясе Факил Сафинның иҗади эшчәнлеге күпкырлы.

Язучы белән катнашучылар арасында җылы иҗади әңгәмә корылды: укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде, ә язучы үзенең иҗат юлы белән таныштырды, шигырь язу серләре белән уртаклашты. Чара үзешчән җырчы А.Фәттахова башкаруында Ф.Сафин шигырьләренә үзе үк көй язган җырлар белән үрелеп барды.

Кичә барышында язучы үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты, иҗат юлының ничек башлануы, язучылык осталыгы хакында сөйләде, балалар яудырган сорауларга җавап бирде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: