Юбиляр язучы Айрат Суфиянов белән очрашу (12+)

22 март көнне 12 нче санлы татар китапханәсендә «Ирегемнең тамчысында чагыла бөтен галәм!..» дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә узды. Кичәдә китап укучылар шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрь Айрат Суфиянов белән очраштылар. Әлеге кичәгә шагыйрьнең иҗатын яратучы, шигърият  белән кызыксынучы шигъри җанлы китап укучыларыбыз килгән иде.

суфиянов
Фото 1
фото 5
фото 7
фото 3
фото 4
фото 6
фото 6 (2)

Чарада китапханәчеләр укучыларны шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Шагыйрьнең иҗатташ дуслары Рушания Гыйләҗева, Марс Яһудин, Зәбир Хәлимов шагыйрьнең иҗатын бәяләп, үзләренең җылы сүзләрен, ихлас теләкләрен, фикерләрен җиткерделәр. Айрат Суфиянов очрашуга килүчеләрне күптән түгел дөнья күргән «Таң калып багам таңнарга» исемле шигырьләр җыентыгы белән таныштырды, китапханәгә китабын бүләк итте. Шагыйрь тарафыннан укылган шигырьләр залны уйланырга мәҗбүр итте, милли хисләр белән сугарылган шигырьләр укучыларыбыз күңеленә хуш килде. Кичәдә популяр жырчы-композитор Флёра Талипова шагыйрь сүзләренә язган җырларын башкарды, тальян гармунда уйнап, бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган кичә бик күңелле узды. Әлеге кичәдән барысы да күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр алып кайтып китте.

Айрат Суфиянов – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премия лауреаты. «Кылычлы җил» (2006), «Таң калып багам таңнарга» (2022) китаплары авторы. «Шигъри альманах» (2020) җыентыгына аның 95 шигыре кергән.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: