«Гаилә – иҗат учагы» язучы Марс Яһудин белән очрашу (6+)

Гаилә елы һәм «Гаилә белән китапханәгә!» акциясе кысаларында, 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Гаилә – иҗат учагы» исеме астында Чаллы язучысы Марс Яһудин белән очрашу уздырды. Чарага әдәбият сөючеләр, педагогия көллияте студентлары һәм Чаллы язучылары Р. Аллабирде, Р. Гыйләҗева килде.

првен
М.Ягудин 2
М.Ягудин 3
М.Ягудин 1
М.Ягудин
М.Ягудин4
Автор үзенә язучылык сәләтенең фронтовик-язучы булган әтисеннән күчүе турында сөйләде. Ул үзенең балалары һәм оныкларына багышланган «Где мой нос», «Камиль, Алмаз и другие» китапларыннан өзекләрне укыды. Рушания Гыйләҗева башкаруындагы җырлар кичәне тагын да ямьләндерде. Шагыйрь Рәкыйт Аллабирде үз гаиләсенә багышланган шигырен укып үтте. 
Укучылар язучыны игътибар белән бирелеп тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларнын яудырды, автор белән бергә фотога төште. Әдәби очрашу җылы аралашу рухында узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: