«Әтинең фронтта күргәннәре» язучы М.Яһудин белән очрашу (12+)

Бүген, 19 февральдә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ТИСБИ студентлары өчен Россия язучылары берлеге һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы  язучы Марс Яһудин белән очрашу үткәрде. 
Китапханәче чыгышы язучының иҗатын яктыртучы электрон презентация белән үрелеп барды. Язучы, үзенең һәр китабына тукталып, аның язылу тарихын, китапның геройлары кем булуын мавыктыргыч итеп сөйләде. Китаптан кызыклы өзекләр укылды. Язучы балаларга әтисенең фронт блокноты, «За Родину» (1942 ел), «Ватан өчен» (1943 ел) газеталары турында сөйләде. Очрашу барышында кунаклар язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Шулай ук студентларга М.Н.Яһудин китаплары күргәзмәсе тәкъдим ителде.

1739966690750 (1)
1739967067106
1739967148591
1739967176816
1739967213170

Автор сорауларга җентекләп җавап бирде, үзенең иҗади планнары белән уртаклашты. Без мондый җылы очрашулар киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанып калабыз. Марс Нәфыйк улы Яһудин китаплары белән укучылар шәһәр үзәк китапханәсендә таныша ала. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: