«Онытылмас хатирәләр» М.Яһудин белән очрашу (6+)

Язучы белән очрашу – ул үз уй-хыялларын җанландыра белүче кеше белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Балалар нәкъ менә шундый кызыклы шәхес, язучы Марс Яһудин белән очраша алды. Бу очрашуны 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре оештырды.
Чара башында алып баручы укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чыгыш аның иҗатын яктыртучы электрон презентация белән үрелеп барды. 

мартср
6
5
7
2
4

М.Яһудин үзенең тормыш һәм иҗат юлы, үз әсәрләренә ничек сюжетлар табуы, илһам чыганаклары һәм үз китапларында чагылдырган төрле тормыш хәлләре турында сөйләде. Аеруча «Тормыш бу…» («Это жизнь…») китабының туу тарихы турында ишетү кызыклы булды. Бу китап әтисе Нәфыйк Яһудинның фронт көндәлекләре буенча татар телендә язылган. Әлеге әсәрдә — вакыйгаларның тарихи дөреслеге, китапның барлыкка килүе һәм үз әтисе турында сөйләүче авторның аерым бер дулкынлануы бергә үрелеп бара.
Чара азагында балалар язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Алар автор белән тагын очрашырга теләкләрен белдерде, теләге булганнар истәлеккә язучының имзасын ала алды. 

Марс Яһудин – язучы-прозаик, Россия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Россия әдәби фонды һәм Халыкара әдәби фонды әгъзасы.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: