«Онытылмас хатирәләр» М.Яһудин белән очрашу (6+)
Язучы белән очрашу – ул үз уй-хыялларын җанландыра белүче кеше белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Балалар нәкъ менә шундый кызыклы шәхес, язучы Марс Яһудин белән очраша алды. Бу очрашуны 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре оештырды. М.Яһудин үзенең тормыш һәм иҗат юлы, үз әсәрләренә ничек сюжетлар табуы, илһам чыганаклары һәм үз китапларында чагылдырган төрле тормыш хәлләре турында сөйләде. Аеруча «Тормыш бу…» («Это жизнь…») китабының туу тарихы турында ишетү кызыклы булды. Бу китап әтисе Нәфыйк Яһудинның фронт көндәлекләре буенча татар телендә язылган. Әлеге әсәрдә — вакыйгаларның тарихи дөреслеге, китапның барлыкка килүе һәм үз әтисе турында сөйләүче авторның аерым бер дулкынлануы бергә үрелеп бара. Марс Яһудин – язучы-прозаик, Россия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Россия әдәби фонды һәм Халыкара әдәби фонды әгъзасы.
|