«Гомер – бәяләп бетергесез бүләк»: педагог-психолог белән очрашу (12+)

14 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көненә, Үзәк балалар китапханәсендә югары сыйныф укучылары өчен педагог–психолог Мартемьянова Наталья Владимировна белән «Гомер – бәяләп бетергесез бүләк» дигән тематик очрашу узды.

Чара яшүсмерләр арасында психоактив матдәләр куллану һәм суицидаль гамәлләр кылуны кисәтү максатларында үткәрелде. Яшүсмерләр белән бергә суицидка баруның сәбәпләре ачып салынды, психотроп матдәләрне куллануның яшүсмерләрнең психик халәтенә зыяны күрсәтелде. Балалар билгеле бер тормыш вакыйгаларын тикшерде, бергәләп аны чишү юлларын табарга тырышты һәм «Психология – кызыклы» викторинасында катнашты. Психологның балаларга үз фобияләре буенча фикер алышу турында тәкъдиме зур кызыксыну уятты, укучылар үз куркуларыннан көлеште һәм очрашудан уңай кәефләр алып кайтып китте.  

Поделиться: