«Бергә террорга каршы» Чаллы шәһәре буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең ММЧ белән элемтә буенча бүлек башлыгы белән очрашу (12+)

Җәмгыятьтә террорчылык һәм экстремистлык күренешләре белән көрәшүдә төп юнәлешләрнең берсе аларны кисәтү булып тора. 26 сентябрь көнне террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне уңаеннан, 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныфлылар өчен «Бергә террорга каршы» исеме астында Чаллы шәһәре буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең ММЧ белән элемтә буенча бүлек башлыгы А.П.Муллин белән очрашу оештырды.
Очрашу китапханәченең истәлекле дата турында сөйләвеннән башланды. Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне билгеләп үтелә, әлеге көн Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Кисәтү әңгәмәсендә китапханәче «экстремистлык», «террорчылык» төшенчәләрен ачып салды, аларның төп үзенчәлекләре, экстремистлык күренеше килеп чыгуның төп проблемалары, хокукый җаваплылык  турында аңлатты. 

керпиыцерп
IMG_20240926_124636
IMG-20240926-WA0014
IMG-20240926-WA0048

Артур Петрович Муллин үз тәҗрибәсеенән мисаллар китерде, террорчылар һәм экстремистларның яшь буын вәкилләренең күбесе әлеге өлкәдә тиешле белемнәре булмау, төгәл тормыш позициясен табарга өлгермәүләреннән файдаланып, яшьләр арасында активрак эшләүләре турында аңлатты. Дискуссия барышында террорчылыкны кисәтү сораулары, шул исәптән куркыныч хәлгә эләкмәс өчен кирәкле саклану чаралары, гражданлык уяулыгының әһәмияте һәм шикле әйберләргә юлыкканда нишләргә кирәк икәнлеге турында сораулар каралды. Балалар актив рәвештә янаучы куркынычларга игътибарлы булу буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Чара азагында кунаклар яшьләргә әңгәмәдә катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга, тынычлык һәм куркынычсызлык кыйммәтләрен пропагандалап, үз илләренең чын патриотлары булуларын теләде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: