«Ә авырмау яхшырак!» медицина хезмәткәре белән очрашу (12+)

Сәламәтлек – кайгырту һәм игътибар таләп итүче ресурс. Без һәркөнне безнең киләчәккә йогынты ясаучы сайлау ясыйбыз. 
17 апрельдә 17 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәре шәфкать туташы Хәсәнова З.Ш. белән берлектә яшүсмерләр өчен «Ә авырмау яхшырак!» дигән әңгәмә үткәрде.

333
17ф. Встреча медработник
17ф. Встреча с медиком
17ф. Медработник

Балалар гигиена таләпләрен һәм сәламәт тормыш рәвешен үтәүнең әһәмияте, төрле авыруларны кисәтү чаралары турында белде. Зөлфия Шаһиәхмәт кызы балаларга көн тәртибен үтәргә, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга, спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада ешрак булырга киңәш итте. Шулай ук алар сәламәтлек турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, анаграммалар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. 
Интерактив презентация укучыларга сәламәтлекне саклау өчен үзләренең көн тәртибен ничек дөрес итеп төзергә икәнлеген аңларга ярдәм итте. Яшүсмерләр фикер алышуга актив кушылды: сораулар бирде, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, мөстәкыйль рәвештә сәламәт тормыш рәвеше формуласын чыгарырга тырышты. 
Чара азагында балалар һәр кеше үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплыа дигән нәтиҗәгә килде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: