Минем комсомол яшьлегем  (6+)

DSCF4298
DSCF4274

19 октябрьдә «Таң» яшүсмерләр клубында 17 нче китапханә хезмәткәрләре ветеран комсомоллар белән «Минем комсомол яшьлегем» дип аталган очрашу үткәрде. Чыгышлардан балалар комсомол төзелешләре, комсомолларның хөкүмәтнең икътисадына һәм илне яклауга керткән өлеше турында бай мәгълүмат алды. Марышкина Г.И.  комсомол тормышы турында сөйләде, яшь буынга үзенең киңәшләрен бирде. Балалар очрашуга килгән кунакларга үзләренең сорауларын бирделәр, комсомолга керү шартлары, аларның шөгыльләре белән кызыксындылар, комсомол отрядларын заманча яшьләр хәрәкәте белән чагыштырдылар. «Комсомол йөрәге» исемле слайд-презентация һәм «Дан сиңа, комсомол!» дип аталган китап күргәзмәсе кичәне тулыландырды. Яшүсмерләр зур кызыксыну белән комсомол җырларын тыңладылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: