«Яшүсмер.Хокук.Закон»: балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән очрашу (12+)

Яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү максатында, 13 март көнне 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «Яшүсмер.Хокук.Закон» дигән балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Д.В.Яковлева белән очрашу уздырды. 

Динара Владимировна укучыларга административ һәм җинаятьчелек җәзасының ничек аерылуы, кайсы яшьтән җаваплылыкка тартыла башлаулары турында сөйләде; һәм шулай ук үз тәҗрибәсеннән чыгып күп кенә мисаллар китерде. Китапханәче яшьләргә урамда полиция хезмәткәре белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен укыды. Балалар, үз чиратында, үз хокук һәм вазифаларына кагылышлы барлык сорауларын бирә алды. 

Чараның йомгаклау өлеше уеннардан торды. «Закон җырда да закон» музыкаль викторинасы җырларны һәм аларда тасвирланган төп кеше хокукларын искә төшерергә ярдәм итте. «Мәкальләрдә законнар» уены шартлары буенча яшүсмерләр закон турында рус халык мәкальләренең өлешләрен бер-берсенә тоташтырды. Очрашу барышында укучылар «Хокукый юлкүрсәткеч» белешмәлекләре алды.

Поделиться: