«Чуаш мәдәнияте дөньясы»: «Чекес» фольклор ансамбле белән очрашу (12+)

16 октябрьдә 15 нче санлы китапханә каршындагы «Чишмә» аралашу клубында «Чуаш мәдәнияте дөньясы» дигән исем астында «Чекес» фольклор ансамбле белән очрашу узды.
Мәдәни мирас – һәр халык тормышының гасырлар буе сакланып килүче әһәмиятле бер өлеше. Россия – күпмилләтле дәүләт. Һәр һәр милләтнең үз мәдәнияте, теле, йолалары һәм гореф-гадәтләре. Бу күптөрлелек үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт һәм игътибарлылык таләп итә. 

IMG-20261016-WA0028
IMG-20261016-WA0032

Очрашуда китапханәче  клубта катнашучыларны чуашларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Кунаклар чуаш гаиләләренең тормышы, бәйрәмнәрне билгеләп үтүе һәм балалар тәрбияләве турында үз күзәтүләре белән уртаклашты. Аларга чуаш остабикәләренең традицион технологияләр буенча тегелгән киемнәрен күрсәттеләр. Чарага килүчеләр милли киемнәрнең бизәлеш тарихы, киемнәр һәм бизәнү әйберләрен реконструкцияләү, шулай ук тегү һәм чигү техникасы турында белде. Кичә барышында чуаш җырлары яңгырады, ә ансамбль үз биюләрен күрсәтте. Очрашу җылы һәм дустанә рухта узды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: