Шәһәр үзәк китапханәсендә 1 апрель көнне 17.00 сәгатьтә автор-башкаручы, язучы, В. Высоцкий музее директоры Виктор Куликов (Тольятти) белән очрашу узачак. «Мәскәүнең Владимир Высоцкийны хәтерләтүче урыннары» дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителәчәк. Владимир Семенович иҗатына багышланган шигырьләр, җырлар яңгыраячак. Теләге булган һәркемне чакырабыз! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26 |