«Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу (18+)
1
Декабрь 2017
Җомга
12 нче санлы татар китапханәсендә татар әдәбиятының һәм матбугатының иң өлкән әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басмасы булган «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре язучы Камил Кәримов, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев һәм Татарстанның халык язучысы, атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь, прозаик Марсель Галиев белән очрашу булды. Очрашу барышында китап укучылар журналның 95 еллык олы тарихы белән, Казан кунакларының күпкырлы иҗатлары белән таныштылар. Кичә ахырында «Казан утлары» редакциясе хезмәткәрләре әдәбият сөючеләрне иҗади хезмәттәшлеккә чакырып калдылар. |