Шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән очрашу

DSC_0048
DSC_0016
DSC_0063
P1010709
DSC_0030
DSC_0084
DSC_0029
P1010706
P1010716
P1010704
P1010695
P1010686

18 нче март көнне 12 нче китапханәдә Чаллыда яшәп иҗат итүче юбиляр шагыйрә Рәзинә Мөхияр  белән «Асылыма кайтам» дип  исемләнгән очрашу булды.

Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова (Рәзинә Мөхияр) 1956 нчы елның 26 нчы маенда Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Аблай авылында туа. Гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә 1982 нче елдан бирле яши. Чаллы дәүләт педагогия  университеты профессоры, тел галиме, дәреслекләр, уку кулланмалары, гыйльми монографияләр, программалар, фәнни-методик мәкаләләр авторы Р. Мөхиярова – 2003 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның 9 китабы басылып чыккан.

Очрашуда шагыйрәнең «Асылыма кайтам» китабы тәкъдим ителде, «Асыл» сүзе нәрсәне аңлата, ул нинди сыйфатларны  эченә ала, кебек фәлсәфи сорауларга җавап эзләп, фикер алышулар булды.  Рәзинә Мөхияр  иман, әдәп-әхлак  темасын чагылдырган яңа шигырьләрен  укыды, 29 нчы татар гимназиясе укучылары шагыйрәнең җыентыкка кергән шигырьләрен яттан сөйләде. Язучы, үзешчән композитор, җырчы Рубис Зарипов шагыйрәнең сүзләренә язылган җырларын башкарды. Очрашуда балалар өчен чыга торган «Фатиха» календаренең баш мөхәррире Нәсимә Садыйкова, укытучылар, «Көмеш кыңгырау» газетасы журналистлары, әти-әниләр катнашты.  Иганәчеләр исеменнән кичәгә килгән һәр балага бүләкләр тапшырылды.

Әлеге очрашу турында видеоязма Яр Чаллы ТВ каналында «Кыйбла» тапшыруында күрсәтеләчәк.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: