«Мин балачак иленнән» дип исемләнгән шигьри-музыкаль кичә (6+)

17 нче апрель көнне 12 нче санлы татар китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Мин балачак иленнән» дип исемләнгән шигьри-музыкаль кичә уздырды. Кичәдә укучылар шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. Очрашуда китапханәче укучыларны шагыйрәнең иҗаты белән таныштырды. Китапханәченең чыгышы язучының иҗатын яктырткан электрон презентация белән үрелеп барды. Шагыйрә үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, кызыклы хатирәләре, шигырь язу серләре белән уртаклашты. Ул укучыларны үзенең балаларга багышланган шигъри җыентыклары белән таныштырды, иң актив балаларга китапларын бүләк итеп тапшырды. Балалар бик сәнгатьле итеп Әлфия Ситдыйкованың шигырьләрен сөйләделәр, язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашу бик күңелле узды, шагыйрәгә карата бик күп матур сүзләр яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: