«Минем җаным шигырь белән сулый…»

Шәһәребезнең 79 лицеенда  “Минем җаным шигырь белән сулый”  дип исемләнгән әдәби очрашу  узды. Чарага шагыйрә Әлфия Ситдыйкова килгән иде. Чара балалар чыгышы белән башланып китте. Муллахметов Айдарның курайда, Талипов Илгизнең баянда уйнавы, Шайгаллямов Назифның җыры яратып кабул ителде, алкышларга күмелде.

Балалар шәһәребездә яшәп иҗат итүче Әлфия Ситдыйкованың чыгышын  кызыксынып тыңладылар.Чарада туган ил, туган як төшенчәләренең кеше өчен нинди зур кыйммәт икәнлеге турында сүз алып барылды;  милләтеңнең, телнең сакчысы булуның мөһимлеге ассызыкланды. Кичәдә Әлфия апалары укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Халиуллин Булат, Ахтямов Илмир, Каһарманов Данис, Фахриев Айнурлар шагыйрәнең тирән мәгънәле, ихлас шигырьләрен яттан сөйләп кичәне тагын да бизәп җибәрделәр.

Очрашу ахырында укучылар язучы белән истәлек фотога төштеләр һәм киләчәктә дә очрашырга вәгъдә куешып саубуллаштылар

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: