Язучы Марс Яһудин белән очрашу (16+)

27 апрельдә, Җиңү көне алдыннан, 54 нче гимназиядә  югары сыйныф укучылары өчен Чаллы язучысы Марс Яһудин белән очрашу узды. Марс Яһудин – Россия язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, ун китап, йөздән артык язмалар, эссе һәм хикәяләр авторы, Бөек Ватан сугышы ветераннары турындагы “Еллар аша…” китабы өчен  Зөлфирә Сафина исемендәге премия иясе. Очрашу башында 12 нче татар китапханәсе китапханәчесе язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Язучының әтисе Нәфикъ Яһудин Бөек Ватан сугышында хәрби журналист була, көндәлекләр алып бара. Әтисе үлгәннән соң Марс Яһудин, аның хатирәләрен туплап, “Тормыш бу…” исемле китап чыгара.  Язучы, китаптан  мисаллар китереп, “Сугыш ул пуля сызгыруы һәм снаряд шартлавы гына түгел, шулай ук очрашу һәм аерылышулар да”,- дип сөйләде.

Чарага күргәзмә оештырылган иде, укучыларны бигрәк тә “За Родину” (1942 ел), “Ватан өчен” (1943 ел) газеталары, Нәфикъ Яһудинның фронт блокноты (1945 ел) кызыксындырды. Очрашу ахырында язучы укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Чара бик җылы, дустанә атмосферада үтте.

 

Поделиться: