«Бу тормыш!» Чаллы язучысы М.Н.Яһудин белән очрашу (12+)

18 сентябрьдә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен Чаллы язучысы М.Н.Яһудинның юбилее уңаеннан «Бу тормыш!» исеме астында автор белән лчрашу уздырды.  

IMG-20250918-WA0025
IMG-20250918-WA0027
IMG-20250918-WA0029
IMG-20250918-WA0030
IMG-20250918-WA0031
IMG-20250918-WA0035
Очрашу язучы-прозаик, ТР һәм РФ язучылар берлекләре әгъзасы, ТР журналистлар берлеге әгъзасы, Халыкара әдәби фонд һәм Россия әдәби фонды әгъзасы Марс Нәфыйк улы Яһудинның тормыш һәм иҗат юлыннан кызыклы фактлар белән танышудан башланды. Балалар аның мәктәптә физика һәм технология укытуы; КамАЗның төп җыю конвейерында слесарь, электромонтер, участок мастеры, завод социологы булып эшләве; балалар ялы үзәгендә техник иҗат түгәрәген җитәкләве һ.б.лар турында белде. 
Марс Нәфыйк улы балаларга әдәбият белән мәктәп эскәмиясеннән үк шөгыльләнүе турында сөйләде.  Ул татар һәм рус телләрендә яза. Үзенең хикәяләрен, эссе һәм повестьларын билгеле бер тормыш материалына нигезләнеп язарга тырыша. Аның әсәрләре туган якның матурлыгы һәм проблемалары, үз авылының кызыклы кешеләре, сугыш ветераннары, үз эше осталары һәм гадәти булмаган язмышлы кешеләр турында.
Очрашу барышында юбиляр язучыга бүләккә мәктәп укучылары заманча татар биюе; «Хыял» җырын; Р.Миңнуллинның «Туган телемә» һәм Ф.Яруллинның «Шагыйрь бәхете» шигырьләрен башкарды.
Марс Нәфыйк улы шулай ук яшүсмерләрне үзенең әтисе – сугыш ветераны, БАССРның атказанган укытучысы, район һәм республика газеталарының штаттан тыш корреспонденты Нәфыйк Халик улы Яһудинның эшләре белән таныштырды. 
Чарага М.Н.Яһудин китапларыннан «Ватанга хезмәт итү – изге эш» дигән күргәзмә әзерләнде. Очрашу Марс Нәфыйк улы әсәрләреннән өзекләр уку белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: