Китапханәдә Чаллы язучысы Данис Хәйруллин белән очрашу (+6)
8
Июнь 2023
Пәнҗешәмбе
«ТНВ» каналының «Әдәби хәзинә» тапшыруын әзерләүче иҗат коллективы, тапшыруның редакторы, режиссеры һәм алып баручысы китапханәдә булып китте. Аларның бирегә килүнең максаты: Чаллы язучысы Данис Хәйруллин иҗаты турында тапшыру әзерләү. Китапханәчеләр кыскача язучының биографиясе белән таныштырдылар, шагыйрьнең иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе оештырылды. Язучының иҗатын якын итеп килгән шәһәребез язучылары шагыйрә Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Имамова язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, китап укучылар шигырьләрен укыдылар. Данис Хәйруллин иҗаты турында мавыктыргыч итеп сөйләде, үз тормышыннан кызыклы фактлар китерде, яңа чыккан «Сагыну» исемле китабы белән таныштырды. Тапшыру эфирга июль аенда чыгачак дип планлаштырыла.
|